«Табигый даруханә» исемле түгәрәк өстәл (18+)
15
Февраль 2018
Пәнҗешәмбе
14 нче февраль көнне 12 нче санлы татар китапханәсе өлкән яшьтәге китап укучылар өчен «Табигый даруханә» исемле түгәрәк өстәл оештырды. Белеп куллансаң, үләннәрнең файдасы бик зур. Аеруча йокысызлыктан интеккәндә, иммунитет какшаганда, стресс кичергәндә табигатьнең бу бүләкләре сәламәтлек өчен уңай тәэсир итә. Китапханәче электрон презентация ярдәмендә дәвалау үзлегенә ия булган дару үләннәрен җыю, куллану, аларның сәламәтлеккә йогынтысы турында сөйләде. Китап укучылар үзләренең тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, файдалы киңәшләрен бирделәр, кичә ахырында төрле үлән чәе белән сыйландылар. |