«Халкыбыз һөнәрләре» кичәсе
30 сентябрьдә 12 нче санлы татар китапханәсе 29 нчы татар гимназиясе укучылары өчен туган якның мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, йолаларын өйрәнү максатыннан «Халкыбыз һөнәрләре» кичәсе үткәрде. Татарлар остакулларга элек-электән бай булган. Зәркәнчәлек һәм укалап чигү, күн мозаика, элмә һәм кыстырып тукучылык, агачтан ую һәм киез басу гасырлар дәвамында татар милләтенең төп һөнәрләре булып торган. Электрон презентация ярдәмендә укучылар татар халкының борынгыдан килгән һөнәр үрнәкләре белән таныштылар. Бизәк-нәкышләргә бай ирләр түбәтәе, кәләпүше дә, хатын-кызлар калфаклары да, тамбурлы яисә тоташ чигү, алтын җепләр белән чигү ише ысуллар кулланып, гаҗәеп бай орнаментлар белән зиннәтләнгән намазлык, ләүхә, шәмаил, Коръән савыты, китап япмасы – болар барысы, чыннан да, таң калырлык иде. |