«Спорт сөюче Чаллы» туган якны өйрәнү турниры (6+)

11 февральдә Үзәк балалар модель китапханәсендә Чаллы шәһәренең 400 еллык юбилеена һәм беренче «КамАЗ» йөк автомобиленең чыгуына 50 ел тулуга багышланган «Минем шәһәрем, син миңа кадерле» фестивале кысаларында, «Спорт сөюче Чаллы» дигән туган якны өйрәнү турниры үтте.

IMG20260211143243
IMG20260211144706
IMG20260211150119
IMG20260211150652
IMG20260211150904

Чарада катнашучылар туган шәһәр төзелеше һәм аны үз җиңүләре белән бөтенроссия һәм дөнья мәйданнарында таныткан спортчылар турында күп кенә кызыклы мәгълүматлар алды. 
Балалар спорт викторинасы биремнәрен бик яхшы җиңеп чыгып, төрле спорт төрләрендә үз белемнәрен күрсәтте, аннан соң бик теләп күңелле зарядка ясады. 
Одним из ярких моментов турнира стала интерактивная зона «Тылсымлы дивар» интерактив зонасы турнирның иң онытылмас мизгелләреннән булды, анда балалар робот-футболчыга гол кертте, төз итеп уклар атты һәм баскетбол уйнады. Балалар чын спортчылар азартын һәм сәламәт көндәшлек шатлыгын тойды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: