«Республикамның өч төсе»: туган якны өйрәнү рингы (0+)

26 август көнне 8 нче санлы китапханә укучылары өчен «Biblio–каникуллар» проекты кысаларында туган якны өйрәнү рингы узды.

три цвета
2
6
7
8
9

Чара туган як тарихы һәм Татарстан республикасының дәүләт символлары белән танышудан башланды. Рингта катнашучылар өчен «Туган ягыңны бел һәм ярат» уены әзерләнгән иде, ул география һәм тарих өлкәсенә караучы «Яраткан шәһәребез», «Флора һәм фауна», «Татарстанның күренекле урыннары» дигән биремнәрдән торды. Катнашучыларга сораулардан кала тагын иҗади биремнәр бирелде һәм алар барысын да уңышлы башкарып чыкты. Чара азагында укучыларга «Татар бизәкләре» һәм «Минем Татарстан» дигән пазлларны җыярга тәкъдим ителде.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: