«Татар милли киеме»: туган якны өйрәнү калейдоскобы (0+)
16
Февраль 2022
Чәршәмбе
16 февраль көнне 17 нче санлы китапханәдә «Татар милли киеме» дигән туган якны өйрәнү калейдоскобы узды. Балалар уен формасында татар костюмнары бизәкләре һәм аерым өлешләренең үзенчәлекләре белән танышты. Балалар камзул, калфак, читек сүзләренең мәгънәсен ачыклады; татар милли киемнәре рәсемнәре төшерелгән китапларны карады; «Түбәтәй», «Киемне бизибез» уеннарында катнашты. «Айсылуның киемнәре» презентациясе яшь китап сөючеләргә милли киемнәрнең матурлыгын, үзенчәлеген күрсәтте, ә милли костюмнардан курчаклар тукыма һәм бизәкләрне тотып карарга мөмкинлек бирде. |