«Тукай безнең йөрәкләрдә» әдәби-туган якны өйрәнү сәгате (0+)

26 апрельдә 24 нче санлы китапханә хезмәткәрләре мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен «Тукай безнең йөрәкләрдә» дигән әдәби-туган якны өйрәнү сәгате уздырды. Балалар шагыйрьнең катлаулы язмышы турында белде, мәдәни мирасыбызның аерылгысыз өлеше булган иҗаты белән танышты. 

photo_5287584068772420566_y
photo_5287559939646150335_y

Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр табышмаклар чиште, әкиятләр тыңлады, иҗади биремнәр үтәде. Балалар «Ак бабай», «Чыршы», «Кызыклы шәкерт», «Кошларга», «Бишек җыры» шигырьләре мотивлары буенча театральләштерелгән тамашалар әзерләде. Сәнгать бәйгесендә катнашу балаларга шигърият дөньясы турында үз күзаллауларын күрсәтергә мөмкинлек бирде. 
Аеруча Тукай китапларыннан торган күргәзмә онытылмас булды. Балалар шагыйрьнең матур шигъри юллары һәм әкиятләре дөньясына кереп чума алды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: