«Сөембикә: тарих фонында хатын-кыз силуэты»: туган якны өйрәнү сәгате (12+)

29 март көнне 13 нче санлы китапханәдә «Сөембикә: тарих фонында хатын-кыз силуэты» дигән туган якны өйрәнү сәгате үткәрелде. «Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм хәзерге заман» төбәк проекты кысаларында оештырылды һәм ислам дине тарихында иң беренчеләрдән булган мөселман дәүләт башлыгы – Казан ханлыгы хакиме Сөембикәгә багышланды. 

13
13 ф. 29.03. кр. час Сююмбике 1
13 ф. 29.03.2023 кр. час Сююмбике 2

Татарстан тарихында хакимлек итүчеләр күп булган, әмма патшабикә Сөембикә исеме халык хәтеренә мәңгелеккә кереп кала. Ногай патшасы, Ногай Урдасының бөек бәе Йосыфның кызы, Казан патшабикәсе Сөембикә урта гасыр Евразиясенең иң танылган хаким хатын-кызларының берсе була. Аны тормышын һәм образын төрле легендалар һәм серләр әйләндереп алган. 1550 нче елларда, Казан ханлыгының иң фаҗигале чорларында аның башлыгы булып калган Сөембикә халык батырлыгы һәм ихтыяр көче символына әйләнә. Бүгенге көндә дә халык арасында гүзәл патшабикә һәм аның исеме белән бәйле манара турында төрле легендалар яши. Балалар Сөембикә турында легенданы һәм патшабикәнең фаҗигале тормышындагы тарихи фактларны белде. Чара легендар патшабикә сурәте төрле рәссамнарда төрле образда бирелгән рәсемнәр белән бизәлгән презентацияне күрсәтү белән тәмамланды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: