«Минем калам» туган якны өйрәнү сәгате (0+)

26 мартта 16 нчы санлы китапханә хезмәткәре балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен «Минем калам» дигән туган якны өйрәнү сәгате уздырды. Чара барышында балалар Яр Чаллы шәһәренең дүрт гасырлык тарихы дәвамында ничек тууы, үсүе һәм үсеш алуы турында белде. Алып баручының сөйләве «Безнең Чаллы» музыкаль видеоролигын күрсәтү һәм «Шәһәрнең күренекле урыннары» презентациясе белән үрелеп барды.

фото8ееееееее
фото7ннннннннн
фото5шшшшшш
фото4ъъъъъъ
фото2щщщщщ
фото1юююю

Чаллының архитектура һәйкәлләренә аерым игътибар бирелде. Балалар Ватан-ана һәйкәле, Габдулла Тукайга, Муса Җәлилгә һәйкәлләр, Азатлык мәйданы, рәсми булмаган, әмма танылган «Түбәтәй» архитектур символы һәм башка истәлекле урыннар белән танышты. Шәһәребез макеты балаларда аеруча зур кызыксыну уятты, алар үзләренә таныш урыннарны атады һәм күрсәтте. Шулай ук «КамАЗ» күрсәтмә стенды күңелләренә хуш килде. Чара азагында Б. Казаковның «Улицы нашего города», Д. Анисимовның «Необычное путешествие Рустама и Вани», «Набережные Челны. Архитектурный облик» китаплары битләрен карадылар, яраткан шәһәр турында викторина сорауларына җавап бирделәр, кроссворд чиштеләр һәм «Минем Чаллым» дигән шаян видеоклипны карадылар. Чара кызыклы, файдалы, уңай рухта узды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: