«Россия халыкларының мәдәни мирасы»: туган якны өйрәнү сәгате (12+)

18 гыйнвар көнне 5 нче санлы китапханәдә яшьләр өчен «Россия халыкларының мәдәни мирасы» дигән туган якны өйрәнү сәгате үтте.

наследие
IMG_3180
IMG_3171
IMG_3175

Республикабызда игълан ителгән милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр кысаларында, катнашучылар Татарстан җирлегендә яшәүче төрле халыкларның милли үзенчәлекләре белән танышты. Алып баручының сорауларына җавап биреп, балалар бер халыкның икенчесеннән нәрсә белән аерылып торуы турында фикер алышты һәм анализ ясады. Алдан әзерләнгән презентация күпмилләтле республикабызда яшәүче төрле халыкларның көнкүреш үзенчәлекләре, мәдәнияте, милли киемнәре, бәйрәмнәре, йолалары белән танышырга мөмкинлек бирде. Төрле телләрдә яңгыраган Габдулла Тукай шигыренә язылган һәм татар теле гимнына әверелгән «И туган тел» җырының видеоязмасы һәр яшь буын вәкиленә аңлашылды. 

Чара азагында балалар бәйгедә катнашты. Анда Татарстанның төрле өлкәләре үсешенә үзеннән зур өлеш керткән танылган кешеләрне атарга кирәк булды.  

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: