«КАМАЗ – 50 еллык тарих» туган якны өйрәнү сәгате (6+)

10 ноябрьдән 12 ноябрьгә кадәр Үзәк балалар модель китапханәсендә Яр Чаллы шәһәренең 400 еллык юбилеена һәм беренче «КАМАЗ» йөк автомобиле чыгарылуга 50 ел тулуга багышланган чаралар циклы — «КАМАЗ – 50 еллык тарих» туган якны өйрәнү сәгате узды. 

Чараның яшь кунаклары үткәннәргә сәяхәт кылды, ни өчен зур йөк автомобильләре җитештерү буенча гигант заводның нәкъ менә Чаллыда төзелүе һәм илебезнең беренче йөк машинасы ничек тууы турында белде. 

IMG20261110134941
IMG20261110135145
IMG20261110140800
IMG20261111133123
IMG_20261112_131618_461

Китапханәчеләр буш кырда яңа шәһәр һәм зур завод торгызган беренче төзүчеләрнең хезмәт батырлыклары турында сөйләде.  
Спорттагы данына – җиңелмәс «КАМАЗ-мастер» командасының легендар «Дакар» ралли-марафонындагы рекордларына аерым игътибар бирелде.
Очрашу азагында балалар, тематик викторинада катнашып, үз белемнәрен сынап карады һәм зирәклекләрен күрсәтте. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: