«Татарстанның ак җилкәне»: туган якны өйрәнү викторинасы (12+)

14 апрель көнне 10 нчы санлы китапханәдә мәктәп укучылары өчен Чаллы каласына багышланган туган якны өйрәнү викторинасы узды.

Татарстан 10 ф
10ф.«Белый парус Татарстана» 1
10ф. КВ
10ф. «Белый парус Татарстана»

Җир йөзендә үзенең кече Ватанына карата мәхәббәт хисе булмаган кеше юктыр, ә менә үз туган якларын ни дәрәҗщдә яхшы белүләрен балалар әлеге чарада катнашып сынап карый алды. 
Викторина «Истәлекле вакыйгалар», «Танылган якташлар», «Шәһәрнең архитектура һәм мәдәният һәйкәлләре», «Бу урам кайда, бу йорт кайда?» дигән дүрт өлештән торды.
Чарада катнашучылар, ике командага бүленеп, бер-берсе белән ярышты. Һәр команда билгеле бер вакыт эчендә сорауга җавап бирергә тиеш булды, әгәр шул вакыт эчендә җавап бирмәсәләр, уен икенче командага күчте, һәм алар дөрес җавап бирсә, өстәмә балл ала алды. Укучылар кайбер сорауларга җавап бирергә кыенсынды, шунлыктан викторина сынап кына калмады, ә файдалы белемнәр дә бирде. 
Чара азагында китапханәче балаларны туган шәһәрләре турында кызыклы мәгълүматлар укырга мөмкин булган китаплар белән таныштырды. 

Чара Пушкин картасы буенча үткәрелде.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: