«Шәһәр картасында якташлар» туган якны өйрәнү панорамасы (12+)
25
Март 2024
Дүшәмбе
22 март көнне 15 нче санлы китапханәнең «Чишмә» аралашу клубында «Шәһәр картасында якташлар» дигән туган якны өйрәнү панорамасы үткәрелде. Чарада клублылар исемнәре белән шәһәребез урамнары аталган кешеләр турында бик күп яңа һәм кызыклы мәгълүмат белде, чөнки һәр атама – ул кемнең дә булса язмышы яки героик батырлыгы. Ә үзеңнең туып-үскән, туганнарың һәм якыннарың яши торган төбәгеңне белү һәм ярату – безнең һәрберебезнең изге бурычы. |