«Чулман буендагы кала» туган якны өйрәнү уены (6+)

13 февральдә Үзәк балалар модель китапханәсендә Чаллы шәһәренең 400 еллык юбилеена һәм беренче «КамАЗ» йөк автомобиле чыгуга 50 ел булуга багышланган «Шәһәрем, син миңа кадерле!» фестивале кысаларында «Чулман буендагы кала» дигән туган якны өйрәнү уены узды.

Яшь шәһәрдәшләр уенга мавыгып керешеп китте һәм, тематик викторинаның күптөрле сорауларына җавап биреп, үз белемнәрен күрсәтте. 

IMG20260213130849
IMG20260213131736
IMG20260213132913
IMG20260213134555
IMG20260213134456

Сораулар тарихи фактлардан алып хәзерге заман күренекле урыннарына кадәр, шул исәптән шәһәрнең төрле районнарында урнашкан урам, проспект, парк һәм мәйданнар исемнәрен үз эченә алды. Уен ярдәмендә балалар үзләре яшәгән урамнарның элек ничек аталуы, һәм кайсы истәлекле урыннарда әлегә кадәр булмаганнары турында белде. 
Аннан соң видеоролик балаларны Чаллы урамнары буйлап уздырды. Алар таныш урыннар буйлап йөрде һәм үзләре каршында очраган күренекле урыннарның исемнәрен искә төшерергә тырышты. Бу катнашучыларга туган шәһәр топонимикасын яхшырак үзләштерергә мөмкинлек бирде. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: