«Чулман буендагы Ак кала» туган якны өйрәнү уены

28 гыйнварда 10 нчы санлы китапханә мәктәп укучыларын туган якны өйрәнү уенына чакырды. Җир йөзендә үзенең кече Ватанын яратмаган кеше юктыр, ә туган илләрен ни дәрәҗәдә яхшы белүләрен укучылар әлеге чарада катнашып сыный алды.
Балалар үзләре өчен туган шәһәрләре тарихының яңа битләрен ачты һәм фикердәшләре белән берлектә мавыктыргыч сынаулар узды. 

10ф. Краеведческая игра «Белый город на Каме»
10ф. Краеведческая игра «Белый город на Каме». Этап «Что Где Когда»
10ф. Краеведческая игра «Белый город на Каме». Этап «Достопримечательности и памятники»
10ф. Краеведческая игра «Белый город на Каме». КВ
 
Уен «Нәрсә? Кайда? Кайчан?», «Тарих йөзләрдә», «Күренекле урыннар һәм һәйкәлләр», «Ул урам кайда, ул йорт кайда?» дигән дүрт этаптан торды. Биремнәрне үтәү барышында катнашучылар үз белемнәрен тикшереп кенә калмады, ә тапкырлык, җитезлек, зирәклек һәм логик фикерләү, командада эшли белү кебек иң яхшы сыйфатларын да күрсәтә алды. 
Уен Чаллы шәһәренең кешеләре, урамнары һәм архитектура байлыклары турында мавыктыргыч фактлар дөньясына онытылмас сәяхәт бүләк итте. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: