«Без яши торган төбәк» туган якны өйрәнү әңгәмәсе (0+)

28 августта 8 нче санлы балалар китапханәсендә туган якка мәхәббәт тәрбияләүгә багышланган чара узды. «Без яши торган төбәк» туган якны өйрәнү әңгәмәсе кысаларында яшь укучылар кече ватаныбызның бай мәдәни һәм тарихи мирасы белән танышты.

20260820_104433
20260820_104541
image-20-08-26-10-48-3
Очрашу барышында балалар туган ягыбызның күренекле урыннары һәм тарихы турында күп кенә яңа мәгълүматлар алды, һәм шул ук вакытта үз белемнәре белән дә уртаклаша алды. Чара азагында катнашучыларга «Татар бизәкләре» һәм «Минем Татарстаным» пазлларын җыярга тәкъдим ителде.
Мондый чаралар үсеп килүче буында патриотлык хисе, табигатькә сакчыл мөнәсәбәт һәм үз халкыңның гореф-гадәтләренә хөрмәт тәрбияләргә ярдәм итә. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: