«Кояш көн дә чыга»

IMG_7284
IMG_7287
IMG_7310

11 ноябрь көнне 14.00 сәгатьтә Муса Җәлил исемендәге шәһәр үзәк китапханәсенең әдәбият тарихы музеенда “Кояш көн дә чыга” исеме астында Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, филология фәннәре кандидаты, язучы Эдуард Салихҗан улы Касыймовка 85 ел тулу уңае белән әдәби-музыкаль кичә булды.

Язучы турында истәлекләр белән каләмдәшләре, Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары, Чаллы язучылар берлеге рәисе, язучы Факил Сафин, Рәшит Бәшәр, Мансур Сафин, Галиәхмәт Шаһи, шулай ук мәгариф ветераны  Зәбир Халимовлар җиткерде.

Кичә дәвамында язучының әсәрләреннән өзекләрне, алып баручы “Ләйсән” әдәби иҗат берләшмәсе рәисе Роза Хәмидуллина укыды. Кичәдә язучының иҗатын яктырткан китап күргәзмәсе янында әңгәмә корылды.

Чара дәвамында үзешчән артистлар Сәгыйт Шәйхетдинов, Алмира Печориналар тарафыннан җырлар яңгырады.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: