«Йолдызларга гаҗәеп сәяхәт» космос сәгате (6+)

19 апрелЬдә 8 нче санлы балалар китапханәсендә,  в детской библиотеке – филиал № 8, «Яшь китап сөючеләр» кызыксынулар буенча клубның яшь эзләнүчеләре мавыктыргыч «Йолдызларга гаҗәеп сәяхәт»кә юл тотты. Бу космос сәгате алар өчен чын-чынлап астрономия һәм космик ачышлар дөньясына кереп чуму булды. 

12345
(1)IMG_6346
(2)IMG_6356
(3)IMG_6334

Чарага «Косомка юл» дигән китап күргәзмәсе әзерләнгән иде, анда космоска һәм космонавтларга багышланган әдәбият тәкъдим ителде. Китапханәче балаларны космос, планетаара очышлар, Галәм серләре һәм астрономия нигезләре турындагы гадәти булмаган һәм кызыклы китаплар белән таныштырды. «Йолдызлы» викторина очрашуның кульминациясе булды, анда яшь укучылар үз белемнәрен һәм эрудицияләрен күрсәтә алды. Алар катлаулы сорауларга бик җиңеллек белән җавап бирде, тапкырлык һәм зирәклекләрен күрсәтте. 
Әлеге танып белү чарасы азагында балалар «Восток-1»нең легендар очышы турында мультфильм карады, бу аларга «йолдызларга кагылырга» һәм үзләрен бөек космос яулау тарихының бер өлеше итеп тоярга мөумкинлек бирде. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: