Балалар хыялы космодромы (6+)

9 июнь көнне 11 нче санлы китапханәдә кече мәктәп яшендәге балалар өчен «Балалар хыялы космодромы» дигән танып белү-уен программасы үтте. Иксез-чиксез һәм серле космос киңлекләре белән мавыгучы яшь эзләнүчеләр онытылмас космик сәяхәттә булды. 

Космодром детской мечты
20210609_094159
20210607_103430
20210607_105419

«Очышлар буенча инструктор» белән бергә балалар мультимедиалы презентация ярдәмендә космосны үзләштерү тарихы турында мәгълүмат алды, ракета «төзеде», уңышлы рәвештә космик табышмакларны чиште. Әмма әкияттән башка гына буламы соң? Балалар Убырлы карчык белән бергә, Белмәмешне эзләп, хыялларындагы ракетада Кояш системасы планеталарына сәяхәт кылды. Яшь космонавтларны мавыктыргыч бәйгеләр көтте, алар бик теләп йолдызлы табышмаклар чиште, викторина сорауларына җавап бирде. Чарада яңгыраган көй-җырлар әлеге очышка бәйрәм рухы һәм әһәмиятлелек өстәде. 
Чара яңа мәгълүматларга бай булды, кызыклы үтте һәм ул балалар күңелендә озак сакланыр дип ышанып калабыз. 

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: