«Космосның серле дөньясы»: космик калейдоскоп (0+)
7
Апрель 2023
Җомга
7 апрель көнне 17 нче санлы китапханәдә «Космосның серле дөньясы» дигән космик калейдоскоп үтте. Балалар йолдызлар киңлекләре буйлап виртуаль сәяхәт кылды, төрле планеталарда булды, Җир планетасы булган Кояш системасы белән танышты, беренче космонавт кем булуы һәм аның өчен ракетаны кем төзүе, космонавтларның нәрсә ашавы, «ачык космос»ның нәрсә булуы һ.б. турында белде. |