«Кеше. Галәм. Космос»: космик калейдоскоп (6+)
12
Апрель 2021
Дүшәмбе
17 нче санлы китапханәдә 49 нчы кадет мәктәбе укучылары өчен «Кеше. Галәм. Космос» дигән космик калейдоскоп үткәрелде. Балаларга беренче космик станцияләрнең барлыкка килү тарихы, авырлыксызлык шартларында космонавтларның тормышы, очышларга әзерлек ничек үтүе һәм йолдызларга очу өчен нинди сыйфатларга ия булырга кирәклеге турында сөйләделәр. Укучылар «Ай буйлап сәяхәт» космик викторинасында һәм «Йолдызларга таба» галәм эстафеталарында катнашты. Балаларга «Белка һәм Стрелка. Беренче очыш» мультфильмы күрсәтелде. Укучылар зур кызыксыну белән «Космоска адымнар» дигән китап күргәзмәсе белән танышты. |