«Винни-Пух бал эзли» бәйге-уен программасы (6+)

13 октябрьдә Үзәк балалар модель китапханәсендә «Винни-Пух бал эзли» дигән бәйге-уен программасы узды.
Кунакларны китапханәче белән Алан Милнның «Винни-Пух и все-все-все: сказочные повести» әсәрләре геройлары Винни-Пух һәм Ябалак каршы алды. Алар бергәләп балаларга китаптан өзекне укыды. 

IMG20261013131517
IMG20261013132034
IMG20261013132249
IMG20261013132629

Укучыларга  Винни-Пухның нәрсә яратуын, кем белән дус булуын һәм китап битләрендә, мультфильмда нинди хәлләргә юлыгуын искә төшерү өчен, «Винипухкакереш» викторинасында катнашырга тәкъдим ителде. 
Чара ишәк баласы Иага югалган койрыгын кире кайтару белән дәвам итте. Моның өчен катнашучыларның күзләрен бәйләделәр һәм дуслары әйткән буенча магнитлы тактада Иага койрыкны беркетергә мөмкинлек бирделәр. Шулай ук балалар Пятачок белән бергә шарчыклар белән уйнады һәм Винни-Пух идёт в гости» мультфильмын карады.
Чара уеннан кала танып белү өлешен дә үз эченә алды. Шулай итеп балалар планетабызда нинди аюлар булуы, төрләрнең аермалары, аларның үзенчәлекләре, төсе һәм гадәтләре турында күбрәк мәгълүмат ала алды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: