«Дуслык һәм яхшылык утравы»: бәйге-танып белү программасы (6+)
Кеше тормышында иң кадерлесе – дуслык һәм яхшылык. Шунлыктан 3 һәм 7 июнь көннәрендә 16 нчы санлы китапханә хезмәткәрләре «Кечкенә ил» мәктәп яны лагере балалары өчен «Дуслык һәм яхшылык утравы» дигән бәйге-танып белү программасы уздырды. Башта балалар «Иң яхшы дус» дигән дуслык турында риваятьне тыңлады, ул акчага сатып, кемнәндер сорап яки бүләккә алып булмый торган кешелек дуслыгының әһәмияте турында искә төшерде. Аңа лаек була белергә кирәк. Шуннан соң, командаларга бүленеп һәм маршрут кәгазьләре алып, балалар утрау буенча сәяхәткә кузгалды. Аларның маршруты «Шифрлы», «Серле», «Туры сүз», «Матурлык йөзеге», «Чын дуслар», «Дус-тату һәм җырлы» станцияләреннән торды. Яшь сәяхәтчеләр станцияләрдә көтеп торган биремнәрне бик теләп үтәде: табышмаклар чиште, «ДУСЛЫК» сүзенең хәрефләре шифрларын ачты, дуслык һәм яхшылык турында мәкальләр төзеде, «Инешкәй», «Үзгәртеп кор», «Дуслык күпере» кебек кызыклы хәрәкәтчән уеннар уйнады, танылган мультипликацион әкият геройларына парын сайларга булышты. Ә соңгы станциядә сәяхәттә катнашучылар бергәләп дуслык һәм яхшылык турында танылган җырларны искә төшерде һәм җырлады. |