«Кышкы күңел ачулар» бәйге-уен программасы (0+)

Кышкы каникуллар – саф һавада уйнау һәм күңел ачу өчен бик матур вакыт. 17 нче санлы китапханә хезмәткәрләре 50 һәм 51 нче комплекслар җирле иҗтимагый үзидарәләре белән берлектә балалар өчен «Кышкы күңел ачулар» дигән бәйге-уен программасы уздырды.
Кышкы күңел ачулар – гаҗәеп шатлык һәм сәламәтлек өчен файда. Кыш һәрвакыт суыгы һәм җемелдәүче кары белән, бәйрәм хисе бүләк итеп, көч бирә. 
Китапханәчеләр белән бергә балалар «Бер чиләк кар» һәм «Мандарин эстафетасы» бәйге һәм эстафеталарында катнашты, кышкы викторина сорауларына җавап бирде, «Бияләйләр», «Кар өеме», «Бозлар, кар бөртекләре» һ.б. хәрәкәтчән уеннарын уйнады. Зур кызыксыну белән «Без шарлар эләбез», «Ә урамда суык» яңа ел биюләренә күңел ачтылар.

17ф. Зимние забавы (1)
17ф. Зимние забавы (2)
17ф. Зимние забавы (3)
17ф. Зимние забавы (4)
17ф. Зимние забавы (5)

Яңа елның төп геройлары Кыш Бабай һәм Кар Кызы белән очрашу балалар өчен аерым бер шатлык булды. Укучылар алар өчен шигырьләр сөйләде, җырлар җырлады, биеде, һәм кунаклардан бүләкләр алды. 
Бергәләр аралашып һәм уйнап, балалар уртак тел тапты, чөнки бергә актив күңел ачулар балаларга бер-берсенә якынрак булырга ярдәм итә. Һәр катнашучы өенә уңай хисләр һәм яхшы кәеф белән кайтып киткәндер дип ышанып калабыз!

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: