«Пушкин әкиятләре геройлары илендә» бәйге-уен программасы (6+)

23 гыйнварда 16 нчы санлы китапханә мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен  «Пушкин әкиятләре геройлары илендә» дигән бәйге-уен программасы уздырды. Пушкин әкиятләрен барыбыз да балачактан ук ярата. Александр Сергеевич үзе дә балачагында тәрбиячесе Арина Родионовна сөйләгән әкиятләрне бик яраткан. Башта балалар А.С. Пушкин әкиятләрен искә төшерде, бөек шагыйрьнең балачагы, аның тормышында тәрбиячесенең роле турында ишетте. Алга таба, командаларга бүленеп, балалар  «Әкиятне дөрес итеп ата», «Чикләвекләр», «Өзек кайсы әкияттән?», «Рәсемне җый», «Кем артык?», «Тылсымлы капчык», «Хатаны төзәт» дигән мавыктыргыч уен һәм бәйгеләрдә катнашты.

фото1лплборььь0
фото2ропаточаптопт
фото3лждтшожотшэж.о
фото8диордолдюж
фотодщргидщгшщл7
фотолпнрлпнлд11
фотоьлмрлапл4

Чара барышында нәни кунаклар геройларны таныды һәм Пушкин әкиятләре исемнәрен белде, мәкальләрнең мәгънәләрен аңлатты һәм аларны куллана алырлык әкиятләрне ачыклады, сүзләр җыелмасыннан юллар төзеде, тәкъдим ителгән өзекләрне дәвам итте, иллюстрацияләр буенча әкиятләрне таныды. Аеруча «Алтын балык», «Капчыкта сикерү», «Җитез», «Тиен», «Әтәчләр сугышы» хәрәкәтчән уеннары бик кызыклы һәм азарт белән үтте. Нәтиҗәдә балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр үзләрен чын пушкин әкиятләрен белүчеләр буларак күрсәтте һәм бик күп уңай хис-кичерешләр алды. Балаларның Пушкинны белүе, укуы һәм аның әдәби мирасын яратуын аңлау күңелле.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: