«Ватанга чын ир-атлар хезмәт итә!» Бәйге-уен программасы (12+)

19 февральдә,  Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, 16 нчы санлы китапханә «Ватанга чын ир-атлар хезмәт итә!» бәйге-уен программасы уздырды. Әлеге чара мәктәп укучылары өчен чын-чынлап хәрби-патриотик бәйрәм булды.

SAM_4522
SAM_4529
SAM_4536
SAM_4606
SAM_4624

Малайлар ике командага бүленеп, төрле уен һәм бәйгеләрдә катнашты. «Солдат викторинасы» интеллектуаль бәйгесендә балалар бөек полководецларны, хәрби техниканы яхшы белүләре белән сөендерде. «Армиядә өйрәтүләр», «Снайперлар», «Батырлар» бәйгеләрендә көч сынаштылар, «Автоматны җый», «Шифрны «кулга төшерү» бәйгеләрендә зирәклекләрен күрсәттеләр, шулай ук хәрби теманы чагылдырган табышмак, ребусларны чиштеләр.

Команда капитаннары Ватан тарихы буенча биремнәрне уңышлы башкарып чыкты, хәзерге Россия армиясе һәм Россия Федерациясе Хәрби-диңгез флоты хәрби дәрәҗәләре турындагы сорауларга төгәл җаваплар бирде. Чара азагында жюри бәйге нәтиҗәләре белән таныштырды һәм егетләребезне якынлашып килүче бәйрәм белән котлады.

Укучылар Россиядә хәрби эшнең һәрвакытта да абруйлы булуы һәм солдат булуның дәрәҗә саналуына төшенде. Ватан алдындагы бурычны үтәү элек-электән чын ир-егетләргә хас сыйфат булган. Безнең егетләребез дә «Чын ир-ат» һәм Ватанны саклаучы исемен горур һәм намус белән үтәр, дип ышанып калабыз.

 

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: