«Без – уңган солдатлар» («Мы – бравые солдаты») Бәйге-уен программасы (12+)
22 февраль көнне 23 нче санлы китапханәдә уртанчы сыйныф укучылары өчен Ватанны саклаучылар көненә багышланган «Без – уңган солдатлар» исемле бәйге-уен программасы уздырылды. Балалар ике «взвод»ка бүленеп, үзләрен солдат ролендә сынады, «солдатның бер көне»н «яшәп карады». Алар өчен «Балтадан ботка», «Төз атучы укчылар», «Разведчиклар», «Хәрби дәрәҗәләр», «Җыю һәм сүтү…», «Бөек полководецлар», «Конструкторлар», «Солдат хаты» кебек бәйгеләр әзерләп куелган иде. «Хәрбиләргә» солдат боткасы «пешерергә», игътибарлылыкка тест үтәргә, погоннар буенча хәрби дәрәҗәне билгеләргә, кул иттарткычын сүтеп җыярга, полководецларның фотосына исемен туры китерергә, кәгазьдән самолетлар һәм кораблар ясарга, әниләренә солдат хаты язарга туры килде. Бәйгеләр «Аты-баты», «Офицеры», «Солдаты» кебек армия җырлары белән үрелеп барды. |