«Аты-баты, без менә нинди солдатлар» бәйге-уен программасы (0+)

20 февральдә, Ватанны саклаучылар көне якынлашканда, 15 нче санлы китапханә балалар һәм аларның әти-әниләре өчен «Аты-баты, без менә нинди солдатлар» дигән бәйге-уен программасы оештырды.

15
IMG-20250220-WA0022
IMG-20250220-WA0023
IMG-20250220-WA0026
IMG-20250220-WA0027
IMG-20250220-WA0039
IMG-20250220-WA0040

Китапханәче чарага килүчеләрне бәйрәмнең асылы һәм аның тарихы белән таныштырды. Балалар үз әтиләре өчен котлау шигырьләре сөйләде, биеде һәм бәйрәм җырлады башкарды. 
Бәйрәм программасы барышында кызлар һәм малайлар әтиләре белән бергәләп «Серле хәбәр», «Кавалеристлар», «Кичү» эстафетларында, танып белү уеннарында һәм «Очкычлар», «Десантчылар», «Чик сагы», «Табышмаклы» бәйгеләрендә катнашты.
Ватанны саклаучылар көненә багышланган бәйрәм барлык катнашучылар өчен дә уңай хисләргә бай, шатлыклы, актив һәм файдалы булды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: