«Кереп барам гомерем көзләренә» (18+)
6
Октябрь 2017
Җомга
5 нче октябрь көнне 17 нче китапханәдә өлкәннәр өчен «Кереп барам гомерем көзләренә» дип исемләнгән бәйге үткәрелде. Бу чара бар кешеләрне дә берләштереп уртак табынга җыючы эчемлек – чәйгә багышланган иде. Кунаклар чәйнең тарихы, төрләре, файдалы үзлекләре белән таныштылар. Өлкәннәр чәй турында табышмаклар, мәкальләр һәм әйтемнәрне искә төшерделәр, бу могҗизалы эчемлекне пешерү серләре белән танышып үттеләр. Төрле үләннәр кушып пешерелгән чәйләргә дегустация ясадылар. Чәй турындагы шигырь һәм җырлар чарага ямь өстәде. |