«Интернет урынына җәй» бәйге программасы (6+)

3 һәм 5 июнь көннәрендә 8 нче санлы балалар китапханәсе, «Biblio – каникуллар» проекты кысаларында, мәктәп яны лагере балалары өчен«Интернет урынына җәй» дигән бәйге программасы уздырды.

Балалар өчен җәй – ул көтеп алынган каникуллар, җылылык, шатлык һәм бик күп уңай хис-кичерешләр көтә торган чор. Ә иң мөһиме, җәен бик күп мавыктыргыч шөгыльләр табарга була!

паорпрыр
(1)1717401776317
(2)1717404853072
(3)1717404853108
(4)1717570838610
(5)1717576027593

Балалар бик теләп «Җавап бир әле», «Кайда логика?», «Күңелле селәүчәннәр», «Кем беренче» күңелле уеннары уйнады, һәрберсе җитезлеген, тапкырлыгын һәм зирәклеген күрсәтә алды. Үз белемнәрен һәм эрудицияләрен яшь китап сөючеләр «Унынчы патшалык» танып белү викторинасында сынап карый алды, анда әкият, әкият геройлары исемнәрен атадылар, ә китап күргәзмәсендәге китаплар аларга ярдәмче булды. Уен программасы азагында катнашучылар мәгълүмат буклетлары һәм «Бу маҗараларны мавыгып укыгыз» дип исемләнгән китап кыстыргычлары алды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: