«Юлларны хисләр тудыра»: әдәби караоке бәйгесе (18+)

26 гыйнвар көнне 5 нче санлы китапханәдә көмеш яшьтәге кешеләр өчен «Юлларны хисләр тудыра» дигән әдәби караоке бәйгесе үтте. 

конкурс
IMG_3208
IMG_3225
IMG_3232
IMG_3189
IMG_3195
IMG_3197

Бәйгедә катнашучылар сөйләү өчен танылган шагыйрьләрнең күпләр яраткан юлларын сайлады. Шигърият сөючеләр тарафыннан Ирина Самарина, Ильмир Гимаев, Эдуард Асадов, А.С. Пушкин һ.б.ларның шигырьләре кулланылды. Бәйгедә катнашучылар үзләренең шигъри номерларын әзерләүгә бик иҗади якын килде һәм музыка, видеопрезентацияләр, өстәмә атрибутлар кулланды, шигырьләрне рус һәм татар телләрендә укыды. Катнашучыларның берсе үзе язган мәсәлне укыды.  Һәр катнашучы иҗади сәләтләрен күрсәтә һәм үзенең креатив уй-ниятләрен тормышка ашыра алды. Әдәби караоке бик кызыклы узды, бик күп хис-кичерешләр тудырды. Яшерен тавыш бирү иң күп тавыш җыйган җиңүчене ачыкларга ярдәм итте. Чара өчен мондый форма китапханәдә беренче тапкыр кулланылды һәм катнашучыларга бик ошады. Очрашу әдәби бәйге җиңүчесен истәлекле приз белән бүләкләү һәм узган ике ел эчендә «Киң күңелле күршеләр» клубының эше турында видеоязма карау белән тәмамланды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: