«Төбәкнең мәдәни мохитендә заманча китапханә» конференциясе (18+)

2021 елның 26 маенда «ҮКС» МБУ делегациясе «Төбәкнең мәдәни мохитендә заманча китапханә» республика конференциясендә катнашты. Түбән Кама китапханәләрен үзәкләштерүгә 45 ел булу уңаеннан Түбән Кама шәһәре Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы тарафыннан оештырылган әлеге конференция Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханәдә үтте. Конференция вакытында өч секция эшләде:

1 нче секция: «Укуны алга җибәрү: идеяләр һәм тәҗрибәләр киңлеге»;
2 нче секция: «Заманча шартларда балалар китапханәсе үсеше стратегиясе»;
3 нче секция: «Туган якны өйрәнү: яңа караш, креатив формат».

«ҮКС» МБУ Үзәк китапханәсенең балалар һәм яшүсмерләр бүлеге мөдире Җәләлетдинова Фәния Фаяз кызы беренче секциядә «Укуны алга җибәрүнең горизонт чикләрен киңәйтү: балалар һәм яшүсмерләр бүлегенең эш тәҗрибәсеннән» доклады белән чыгыш ясады.
Недопекина Ольга Ивановна, «ҮКС» МБУнең Үзәк балалар китапханәсе мөдире, икенче секция эше барышында «Китапханә виртуаль киңлектә: укуны алга җибәрүдә уңышлы тәҗрибәләр» доклады белән чыгыш ясады.
Китапханә хезмәткәрләре Үзәк китапханәнең яңартылган бинасы, Апуш балалар китапханәсе һәм «Заман» уку һәм аралашу үзәге буйлап кызыклы экскурсия уздырды.

Поделиться: