«Әдәбият тарихы музее: Тәҗрибә. Яңалыклар. Үсеш перспективасы» конференциясе (18+)

Үзәк китапханәдә «Әдәбият тарихы музее: Тәҗрибә. Яңалыклар. Үсеш перспективасы» дигән республика фәнни-гамәли конференциясе үтте. Конференция шәһәр Үзәк китапханәсе Әдәбият тарихы музееның 15 еллык юбилее хөрмәтенә оештырылды.  

Конференция
f08cdda8-099d-415a-8777-ea3bfbe68852
ec80bdbf-a29f-4506-8dcf-8a851ff6291f
a4d83f06-4062-4d15-9d2a-1acd02de1155
92616514-5f88-40cc-9909-1e6dbdb005aa
9969c838-3a39-4e05-82bf-841368f9d5ae
5eac1c70-7407-452b-aab7-4096e0b83e39
362afbe0-d933-4ca0-892c-95d298664b33
8f638f58-60a8-4df9-9976-c2a70ba6156f
7e41792c-dfbd-4e20-b2b8-27861f91ef8c
7ad11aa6-d9b7-4eed-ba3b-f8d6e77f8551
e907606b-9038-40d4-99fe-11681436e5d2
2babf2e2-2fcf-4d2a-838d-bdcacb6bc21c
2a8d668c-508a-42e6-8c47-a85c75afb596

Конференция кысаларында, фикер алышу өчен, «Әдәбият музейлары – мәдәни гореф-гадәтләрне саклаучылар», «Әдәбият музейлары һәм заманча әдәби процесс», «Әдәбият музеенда музей предметы», «Төбәк язучылары иҗатының әдәбиятта роле һәм әһәмияте» кебек темалар тәкъдим ителде.
Сәламләү сүзе белән «ҮКС» МБУ директоры урынбасары Г.Д.Юстус, ТР Язучылар берлеге бүлек рәисе урынбасары, Габдулла Тукай исемендәге премия лауреаты Факил Сафин, ТРның атказанган укытучысы, филология фәннәре докторы Ә.М.Шәрипов чыгыш ясады.
Әдәбият тарихы музеен булдыруда шагыйрь, туган якны өйрәнүче, тәрҗемәче Мансур Сафин үзеннән зур өлеш кертте, ул үз чыгышында Чаллы һәм Алабуга төбәкләренең әдәби элемтәсе турында сөйләде. Россия язучылар берлегенең Татарстан бүлеге исеменнән Әдәбият тарихы музеена шәһәр һәм төбәкнең әдәби һәм мәдәни тормышында актив катнашкан өчен грамота тапшырылды. 
Катнашучылар пленар утырыш барышында,китапханәләрнең музей эшчәнлеген яктыртып, төбәк һәм республика язучылары иҗатын пропагандалап, доклад белән чыгыш ясадылар. 
В дистанционном формате к работе Конференция эшенә читтән торып Ризаэтдин Фәхретдин музее директоры (Әлмәт районы Кичүчат авылы) Д.Г. Гыймранова кушылды һәм Р.Фәхретдинның иҗади мирасы турында сөйләде. Диләрә Габделкави кызы галимнең музей тарафыннан яңадан бастырып чыгарылган китапларын тәкъдим итте. Минзәлә шәһәрендәге Муса Җәлил музее мөдире Э.И. Данилова үз эшчәнлеге нәтиҗәләре белән уртаклашты һәм каһарман шагыйрь музее буенча танып белү экскурсиясе уздырды.
Видеоязма буенча әлеге вакыйгада катнашучылар Яшел Үзәннең 42 нче санлы татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү китапханәсе каршында эшләүче музей белән таныша алдылар. 
Стендтагы докладларда төбәк язучылары (Ф.Сафин, Я. Игәнәй, Н. Алешков, М. Гоголев, Ш. Шәйдуллин, В. Имамов, З. Кадыйрова һ.б.) иҗаты буенча тикшеренү эшләре тәкъдим ителде.
Фикер алышу барышында республика өчен актуаль мәсьәләләр күтәрелде, тәҗрибә уртаклаштылар. Чара азагында резолюция кабул ителде, нәтиҗәләр чыгарылды, докладчылар Республика фәнни-гамәли конференциясенең Катнашучы сертификатларын алды. 
Конференция нәтиҗәләре буенча чыгышларның электрон җыентыгын китапханәнең рәсми сайтында бастырып чыгарырга планлаштырыла. 

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: