«Табигать паркы» компьютер мастер-классы (6+)

22 апрель Үзәк балалар модель китапханәсендә Халыкара Җир планетасы көненә багышланган «Табигать паркы» дигән компьютер мастер-классы узды. 
Балалар үзләренә ошаган табигать күренешләрен сайлап алды, анда хайваннар һәм балыкларны урнаштырды, исемнәрен язып куйды. 
Укучылар Microsoft PowerPoint программасын куллану буенча башлангыч күнекмәләр алды, Рунет челтәрендә хайван рәсемнәрен ничек компьютерга сакларга, аларның фонын бетереп, программага ничек куярга икәнлеген белде. 
Теләге булганнар компьютерда ясалган табигать паркын үзләренең флеш-карталарына саклап кала алды.   

природный парк
IMG20240422144317
IMG20240422144835
IMG20240422151646
IMG20240422152420
Парк

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: