«Пижамкин әкиятләре» әкиятләр җыентыгын уку (0+)

26 сентябрьдә 10 нчы санлы китапханә мәктәпкәчә яшьтәге балаларга йокы һәм аңа әзерлек, шулай ук көн тәртибе турында автор шигырьләре һәм әкиятләрен тәкъдим итте. 

10ф. Комментированное чтение «Пижамкины сказки». Игра Носочки
10ф. Комментированное чтение «Пижамкины сказки». Игра «Совы, Жаворонки, Голуби»
10ф. Комментированное чтение «Пижамкины сказки». Участники мероприятия
10ф. Комментированное чтение «Пижамкины сказки». Читаем сказки

«Пижамкин әкиятләре» әкиятләр җыентыгының төп персонажлары – мәрхәмәтле, байкадан тегелгән пижама сыман җылы һәм йомшак Пижамкин һәм аның өлкән иптәше – табиб Иван Иванович Здоровкин балаларга йокының һәм матур төшләрнең никадәр файдалы булуын аңларга ярдәм итте.

Шуннан соң балалар «Бел әле» бәйгесендә катнашты, анда сәламәтлек, көн режимы темасына табышмаклар чиште, һәм «Ябалаклар, Торналар, Күгәрченнәр» уены уйнап, барлык кешеләрне шартлы рәвештә өч төркемгә: «торналар», «ябалаклар» һәм «күгәрченнәр»гә бүлеп булуы турында белде
Очрашу азагында балалар һәрвакыт сәламәт булырга һәм авырмаска тырышырга сүз бирде.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: