«Нинди китап эләгә, шуны укы!»: китап миксы (6+)

Җәй уртасы – һәркем өчен «челлә» чоры, шул исәптән 8 нче санлы балалар китапханәсе өчен дә. 1 июльдән 29 июльгә кадәр анда аеруча җанлы булды, теләге булган һәркем «Нинди китап эләгә, шуны укы!» дигән китап миксында катнаша алды. 

микс
IMG_20220705_101944
книжный микс 1
Слайд1

Һәр кеше, балалар да, өлкәннәр дә — без барыбыз да сюрпризлар яратабыз, хәтта олылар да балалар кебек шатлана. Китап миксының меню исемлегенә әсәрләрдән иң тәмле өзекләр керде, аларны уку барышында укучылар нинди китап белән вакыт уздыру рәхәтрәк икәнен ачыклый алды.

Матур бүләк төрү кәгазе астына яшерелгән китаплар барысы да кызыклы, мавыктыргыч, романтик һәм интригалы иде. Алар арасында яңа китаплар да, кат-кат яратып укылган өстәл китаплары да бар иде. Аның нинди китап икәнен укучылар өйдә генә белә алды. Ә инде укучыларның укыган «сюрприз»дан алган хис-кичерешләре белән актив уртаклашуы исә акциянең иң күңелле өлеше булгандыр. Ай азагына һәр китап-сюрприз үз укучысын тапты.

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: