«Укы, уйна һәм ял ит!» китаплар арасында (0+)

29 июльдә 8 нче санлы балалар китапханәсе яшь укучылар өчен«Укы, уйна һәм ял ит!» дигән чара уздырды.

PHOTO-2025-07-29-08-42-26
PHOTO-2025-07-29-08-42-27
PHOTO-2025-07-29-08-42-28
Китап һәм уку – ул бөек укытучылар һәм кеше күңеле тәрбиячеләре. Гасырлар дәвамында язучылар балалар китапларына үзләрендә булган бар яхшы сыйфатларны – мәрхәмәтлелек, мәхәббәт, акыл, дөньяның гүзәллеге турында үз күзаллауларын сала.  
Чарада яшь китап сөюче йөрәкләр, яраткан әдәби геройларын искә төшереп, тылсымлы әкиятләр һәм хикәяләр дөньясына кереп чумды. «Геройны таны» танып-белү бәйгесендә балалар, оста детективлар сыман, тышкы кыяфәтләрендәге иң вак детальләр буенча тылсымлы персонажларны ачыклады. «Бу кемнең сүзләре» ярышында яшь белгечләр  тылсымлы таяк селкеткән сыман гына канатлы гыйбарәләр һәм цитаталарны искә төшерде, танылган әдәби геройлар арасыннан аларның авторларын ялгышмыйча ачыклады.           
Чара күңелле һәм мавыктыргыч узды!

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: