«Хәзерге заман кешесе һәм китаплар» китап дресс-коды (12+)

1 февральдә 6 нчы санлы китапханәдә, «Бер дулкында бул – укы!» яшьләр арасында укуны алга җибәрү буенча программасы кысаларында, «Хәзерге заман кешесе һәм китаплар» дип аталган китап дресс-коды уздырылды. Яшьләр зур кызыксыну белән китап һәм укуның хәзерге заманда роле турында фикер алышты, уку яклы һәм аңа каршы булуны дәлилләп күрсәттеләр. Балалар игътибарына рус, чит ил һәм милли әдәбиятларның иң яхшы үрнәкләре булган китаплар, шулай ук төрле рейтингларда беренче урыннарда торучы, яшьләр арасында зур популярлык казанган басмалар тәкъдим ителде. Бу китаплар турында һәр белемле кешенең күзаллавы булырга тиеш. Чара барышында, үз хис-кичерешләре белән уртаклашып, укучылар «дресс-код»ны үзләре яратып укый торган китаплар белән тулыландырды. 

Поделиться: