«Заманча укучы образы»: китап дресс-коды (16+)

Сәнгати-эстетик тәрбия бирү буенча «Гомер кыска, сәнгать мәңгелек» программасы кысаларында, 6 нчы санлы китапханәдә «Заманча укучы образы» дигән китап дресс-коды үткәрелде. Балаларга рус, чит ил һәм милли әдәбиятның иң яхшы үрнәкләре булган Гомер, Диккенс, Гете, Ремарк, Толстой, Остин, Рубина, Иванов, Водолазкин, Яхина һ.б., һәм шулай ук төрле исемлекләрдә беренче урыннарны алып торучы, яшьләр арасында популярлык казанган басмалар тәкъдим ителде. Бу китаплар турында һәр белемле кеше хәбәрдар булырга тиеш.

Чара барышында кичерешләре белән уртаклашып, балалар «дресс-код»ны үзләренең яраткан китаплары белән тулыландырды, заманча укучының портретын булдырды. 
Өч командага бүленеп, укучылар, фикер алышу өчен, үзләре һичшиксез укылырга тиешле дип санаган биш китапны тәкъдим итте. Мәсәлән, командаларның берсе Дж. Лондон, Ф.М. Достоевский, А. Полярный, С. Фишер, А. Асиман әсәрләрен сайлады.

Укучыларга шулай ук классик китапларның алтын фондыннан торган китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. 

Поделиться: