«Җиңү, син һәркайсыбызның йөрәгендә!» китап десанты (6+)
6 майда, Җиңү бәйрәме якынлашканда, Боровецк бульварында микрорайонда яшәүчеләр өчен «Җиңү, син һәркайсыбызның йөрәгендә!» дигән китап десанты белән очрашу узды. Катнашучылар китапханәченең шул иң катлаулы елларны халкыбызның ничек үз җилкәсендә татуы; бу сугышның никадәр кайгы, югалтулар китерүе турында сөйләгәнен тыңлады. Чараның яшь кунакларын яшьтәшләренең өлкәннәр белән беррәттән көрәшүе, аларның тормышны яратулары, әмма кояшлы балачакларына кинәт кенә рәхимсез сугыш үтеп керүе турында мәгълүмат аеруча тетрәндерде. Алып бвручы бульварда урнашкан Дан обелискы турында сөйләде, ул һәлак булган якташлар, аларның сугыш вакытында дошманны җиңүгә керткән зур өлеше, батырлыклары хөрмәтенә куелган. Чара вакытында балалар шигырьләр сөйләде, патриотик җырлар җырлады. Барлык катнашучылар да сугыш турында китаплар белән танышты, Россия сакчыларының батырлыгын, сугышчан фидакарьлеген һәм данын символлаштыручы Георгий тасмасы алды.
|