«Минем бакчам – минем байлыгым» китап күргәзмәсе (12+)

Яз кошлар җыры белән генә түгел, ә дача чоры башлану белән дә шатлык хисләре тудыра! Ниһаять, яшелчәләр һәм чәчәкләр утырту белән шөгыльләнергә, бакчаны тәртипкә китерергә һәм ялларны яраткан эш белән уздырырга мөмкин. 
Яңа сезон башлануны түземсезлек белән белән көтүчеләр һәм башкаларны бай уңыш һәм искиткеч матур бакча белән шаккатырырга әзерләнүчеләр өчен шәһәр үзәк китапханәсенең комплекслы хезмәт күрсәтү бүлеге  «Минем бакчам – минем байлыгым» дигән китап күргәзмәсен тәкъдим итә. 
Анда рекордлы уңыш үстерү һәм үсентеләрне зарарлы бөҗәкләрдән саклау серләре турында әдәбият тәкъдим ителде. Шулай ук дачагыз өчен кул астындагы әйберләр ярдәмендә аксессуарлар ясау өчен һәм кабатланмас дизайнерлык идеяләре белән тулы китаплар бар. 
Китаплар дача чорын яңа белемнәр һәм идеяләр белән ачарга ярдәм итәчәк. Китапханәгә килегез һәм үзегезне кызыклы китаплар белән сөендерегез!

Поделиться: