«Бертуган Стругацкийларның метафизикасы» китап күргәзмәсе (6+)

Шәһәр үзәк китапханәсенең балалар һәм яшүсмерләр бүлеге киң даирә кулланучыларга исәпләнгән «Бертуган Стругацкийларның метафизикасы» дигән китап күргәзмәсе әзерләде. 
15 апрель – әдәби дата, Борис Натанович Стругацкийның туган көне. Борис һәм Аркадий Стругацкийлар 30 га якын роман һәм повесть, ике дистәдән артык хикәя язганнар. Аларның әсәрләрен Андрей Тарковский, Александр Сокуров, Алексей Герман кебек режиссерлар экранлаштырган.
Бертуган Стругацкийларның романнары дөньяның утыздан артык теленә тәрҗемә ителгән. Танылган язучылар иҗат иткән күп кенә әсәрләр компьютер уеннарына нигез итеп алынган. Стругацкийларның кайбер әсәрләре буенча фильмнар төшерелгән: «Отель», «У погибшего альпиниста», «Пикник на обочине» романы буенча «Сталкер», күпләр яраткан «Чародеи», «За миллиард лет до конца света» әсәре мотивлары буенча «Дни затмения», «Трудно быть богом», «Обитаемый остров» һ.б.лар.
Укучыларны, күзаллауларын киңәйтү максатында, күргәзмәне карарга чакырабыз. Күргәзмә 2023 елның 1 апреленнән 30 апреленә кадәр эшләячәк.

Поделиться: