«Белемнәр прививкасы!»: китап кафесы (6+)

18 март көнне 8 нче санлы балалар китапханәсенең «Яшь китап сөючеләр» ял көне клубы әгъзалары «Белемнәр прививкасы!» дигән китап кафесына килде.

фил 8
IMG_20230318_105233
IMG_20230318_105325

Бу көнне укучылар өчен махсус меню әзерләнде. Традицион кабымлык буларак «Мәкальләрдән салат» бирелде, ул китаплар турында мәкальләрдән ясалган иде. Кафеның үзенчәлекле ризыгы «Табышмаклардан коктейль»дә шифрланган китап яшеренгән иде. Кайнар ашка «Яңа китап кыздырмасы» чыгарылды. Китапханәче балаларга яңа китаплар белән танышырга тәкъдим итте,  алар арасында детективлар, комикслар, повестьлар һ.б. лар бар иде. Татлы ризык яратучылар өчен «Балачак тәме» тәкъдим ителде: теләге булган катнашучылар балачакта яратып укыган һәм үзләрендә тәэсир калдырган китапларының кыскача эчтәлеген сөйләде. Чара азагында укучылар теләкләр һәм тәкъдимнәр китабында үз фикерләрен язып калдырды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: