«Китап дөньясына сәяхәт: французча яз»: иллюстратив китап күргәзмәсе (12+)

Франциягә барырга, Прованс буйлап сәфәргә чыгарга, әлеге илнең төрле почмакларында булырга хыялланучы укучыларны 16 нчы санлы китапханә мавыктыргыч һәм матур китап дөньясына сәяхәт кылырга тәкъдим итә. 

«Китап дөньясына сәяхәт: французча яз» дигән иллюстратив китап күргәзмәсендәге китаплар әлеге илнең иң танылган истәлекле урыннары белән таныштырыр, Париж модасы дөньясына чумарга, француз мәдәниятен аңларга, француз кухнясы серләренә төшенергә һәм сәнгать шедеврлары белән сокланырга ярдәм итәр. Күргәзмә 3 бүлектән тора: «Француз юлы: Мольердан Бегбедерга кадәр» исемле беренче бүлек француз әдәбиятының үткәне һәм хәзергесе белән таныштыра, «Француз каникуллары» дигән икенче бүлеге французча ялның күптөрле вариантларын тәкъдим итә һәм ил буенча туристлар өчен маршрутлар белән таныштыра. «Французча матурлык» бүлеге әлеге милләт вәкилләренең нәфислек һәм мөлаемлылык серләрен ачып сала. Күргәзмәгә килеп, сез күңелегезгә хуш килерлек китаплар табарсыз, алар сезне мәхәббәт, шәраб һәм иң тәмле десертларның кабатланмас дөньясына чумдырыр. 

Дөньядагы иң романтик ил белән якыннанрак танышырга, аның авторлары иҗатын тоярга теләүчеләр – Сезне көтәбез!

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: