«Укытучы китап битләрендә» китап күргәзмәсе (12+)

6 нчы санлы китапханәдә, безнең илдә ел саен 5 октябрьдә билгеләп үтелүче Укытучылар көне уңаеннан, «Укытучы китап битләрендә» дигән китап күргәзмәсе әзерләнде. Анда рус һәм чит ил авторларының укытучылар, укучылар, мәктәп, мәктәп тормышы турында әсәрләре тәкъдим ителде. Бу китапларда һәр укытучының үз язмышы, үз хыяллары, үз тәрбия ысуллары, әмма аларның барысын да югары аң, якты күңел, зирәклек һәм укучыларына карата мәхәббәт берләштерә. Мөгаллимнәрнең җиңел булмаган, әмма изге хезмәте турында балалар В. Распутинның «Уроки французского», Г. Полонскийның «Доживем до понедельника», В. Железниковның «Чучело» һ.б. әсәрләрдә укый ала. Әлеге күргәзмә урта яшьтәге балалар өчен.

Поделиться: