«Террорчылык – замана проблемсы» китап күргәзмәсе (12+)

Безнең җәмгыятьтә террор проблемасына игътибарны җәлеп итү максатыннан, кешеләр террорчылык куркынычының җитдилеген аңласын өчен, 23 нче санлы китапханәдә укучылар өчен «Террорчылык – замана проблемасы» дигән китап күргәзмәсе әзерләнгән иде. Ул 2 сентябрьдән 19 сентябрьгә кадәр эшләде. 
Китапханәгә килүчеләр Россиядә һәм чит илләрдә булган террорчылык актлары турында мәгълүмат белән таныша алды. 

рипрвып
23ф. Книжная выставка Терроризм – проблема современности….
23ф. Книжная выставка Терроризм – проблема современности..
23ф. Книжная выставка Терроризм – проблема современности
23ф. Книжная выставка Терроризм – проблема современности (2)

Өлкәннәр массакүләм мәгълүмат чараларыннан ишеткән-күргәннәре белән уртаклашты, үз фикерләрен әйтте. 
Яшүсмерләр өчен индивидуаль әңгәмәләр уздырылды. Террорчыларның кем булуы, аларның кайчан барлыкка килүе, төрләре һәм максатлары турында сөйләделәр. 
Беслан шәһәренең 1 нче мәктәбендә булган фаҗигале сентябрь көннәрен искә төшерделәр, ул вакытта террорчылар кулыннан 350 дән артык кеше һәлак булды. Аларның 186сы балалар. Теләге булганнар «Беслан балалары» видеоролигын карый алды.                      
Әңгәмәдә катнашучыларның һәрберсенә «Антитеррор» дигән белешмә кәгазе бирелде, анда шикле әйбергә юлыкканда үзеңне ничек тотарга һәм террорчылык куркынычы янаганда, террорчылар кулына эләккәндә, коткару операциясе башланганда нишләргә кирәклеге турында мәгълүмат бирелгән иде. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: