«Балачак бәйрәме» китап күргәзмәсе (12+)

2 июньнән 11 июньгә кадәр 6 нчы санлы китапханәнең балалар бүлегенең олылар абонементында Балаларны яклау көненә багышланган «Балачак бәйрәме» китап күргәзмәсе эшли. 1 июнь – үзенчәлекле көн: җәй безнең барыбыз өчен үзенең кояшлы ишекләрен ача. Шул ук көнне без иң матур һәм яхшы бәйрәмнәрнең берсе – Балаларны яклау көнен билгеләп үтәбез. Бу – балалар өчен бәйрәм генә түгел, ул барлык балалар да бәхетле булып үссен, белем алсын, яраткан эше белән шөгыльләсен һәм киләчәктә үзләре дә яхшы әти-әни һәм үз иленең гражданнары булсын өчен, бала хокукларын яклауның кирәклеге турында җәмгыятьнең исенә төшерү. Күргәзмә балаларны күңелле мәктәп тормышы, дуслык, үзара ярдәмләшү турында әсәрләре белән кызыксындырыр. Укучылар мавыктыргыч маҗаралар дөньясына юл тота алачак, фән тылсымын аңлый алачак, ә  «Иҗади остаханә»дәге басмалар белән бергә балалар үз куллары белән үзләре, дуслары һәм якыннары өчен төрле эшләнмәләр ясарга өйрәнәчәк. Әлеге күргәзмә бер ячшь китап сөючене дә битараф калдыра алмаячак!Без сезнең җәйнең китаплар белән җылытылуын телибез!

Поделиться: