«Китапханә белән китаплы җәй» китап күргәзмәсе (6+)

5  августта 3 нче санлы китапханә «Ерак-ерак патшалык» скверында ишегалды бәйрәмен үткәрүдә актив катнашты һәм балалар, аларның әти-әниләре өчен «Китапханә белән китаплы җәй» дигән китап күргәзмәсе оештырды.

20250805_172225
20250805_172837
IMG-20250806-WA0059
Күргәзмәдә танылган балалар язучыларының төрле жанрдагы кызыклы китаплары, әкиятләр, балалар энциклопедияләре тәкъдим ителде. Балалар һәм ата-аналар матур рәсемле китапларны карады һәм бик теләп викторина сорауларына җавап бирде, анда әкият, геройлар исемнәрен һ.б. атады. Ишегалды бәйрәме катнашучыларга онытылмас кичерешләр, уңай хисләр, шатлык һәм куанычлар бүләк итте. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: