«Тарих һәр биттә» китап күргәзмәсе (12+)

27 гыйнварда 24 нче санлы китапханә хезмәткәрләре Ленинград блокадасы өзелү көненә балалар һәм яшүсмерләргә, үсеп килүче буын бу әһәмиятле тарихи вакыйганы аңлый һәм тоя алсын өчен, китап күргәзмәсе әзерләде.
Ленинград блокадасы — Бөек Ватан сугышы тарихының иң фаҗигале һәм героик битләренең берсе. 

«Тарих һәр биттә» китап күргәзмәсе — ул китаплар тупланмасы гына түгел, ә Ленинград блокадасын үз башыннан кичергәннәр турында хәтерне саклауга мөһим адым. 
Аңа Юрий Яковлевның: «Краденый город», «Дети ворона», «Девочка с Васильевского острова», Петр Щербаковның «Бессмертный подвиг Ленинграда», Сергей Смирновның «Сердце и дневник», «Блокадный дневник Лены Мухиной» һ.б. китаплар керде.

«Блокадная книга» — блокаданы кичергән кешеләрнең хатирәләре һәм истәлекләре җыентыгы. Анда ачлыктан геройлыкка кадәр блокададагы Ленинград тормышын  күрсәтүче вакыйгалар сурәтләнә. «Блокадная книга» укучыларга кеше ышанмаслык авыр шартларда исән калуның нәрсә аңлатуын күрсәтә.

Поделиться: