«Туган ил байрагы» китап күргәзмәсе (6+)

22  август көнне 3 нче санлы китапханә Марат Бибишев исемендәге театр паркында Россия Федерациясенең Дәүләт байрагы көне бәйрәмен үткәрүдә актив катнашты һәм балалар, аларның әти-әниләре өчен «Туган ил байрагы» дигән китап күргәзмәсе оештырды.

IMG-20250822-WA0230
IMG-20250825-WA0026
IMG-20250825-WA0036

Күргәзмәдә Россия тарихы, Россия байрагы турында китаплар, энциклопедияләр һәм брошюралар тәкъдим ителде, алар аша укучылар өч төсле байракның кайчан барлыкка килүе, аның төсләренең нәрсә аңлатуы, дәүләт байрагы бәйрәменең кайчан һәм кем тарафыннан билгеләнелүе турында белде. Шулай ук очрашу барышында балалар дәүләт байрагына һәм илебезнең башка символларына багышланган «Россия байрагын җый» дигән зур булмаган викторинада катнашты. Балалар викторина сорауларына бик теләп җавап бирде, ак, зәңгәр һәм кызыл табышмакларны чиште, үз киемнәрендә байрак төсләрен эзләде. 
Россия Федерациясенең Дәүләт байрагы көне бәйрәме халыкка онытылмас кичерешләр, уңай хисләр, шатлык һәм күңел ачу бүләк итте.  
Үз Туган илен яратучы һәр кеше үз дәүләтенең тарихын белергә тиеш. Һәм бу эштә иң яхшы ярдәмчеләр – китаплар!

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: