«Кышкы ассорти» китап акциясе (6+)

Ел саен декабрьдә 16 нчы санлы китапханә үзгәрешләр кичерә. Урамда нинди генә һава торышы булуга карамастан, китапхүанәдә һәрчак җылы һәм уңайлы, әле шуның өстенә бәһрәм рухы хакимлек итә. Бәйрәм алды көннәрендә һәр укучы, уңайлы кәнәфигә утырып, тынычлыкта буш вакытын мавыктыргыч вакыйгалар белән уздырыр өчен, яңа белемнәр, хис-кичерешләр бүләк итүче китаплар дөньясын ачар өчен, өенә күбрәк китап алырга тырыша.

пвт
20241224_134652
20241224_142533
20241224_143939
20241224_160315
20241224_160807
20241225_142055
20241225_143113
20241225_145913
20241225_153703
IMG20241225131624
Слайд1

Менә шул максаттан куитапханә хезмәткәрләре 24-28 декабрьдә «Кышкы ассорти» дигән яңа ел алды акциясе уздырды. Укучыларга тылсымлы яңа ел оекбашыннан «кышкы» китап исеме язылган кечкенә генә татлы бүләкне тартып чыгарырга тәкъдим ителде, шуннан соң катнашучылар бу китапны күргәзмәдә тапты һәм аннан өзек укыды яки китапны өйдә уку өчен алды. Кыш Бабай һәм Кар Кызы урамда барысын да якынлашып килүче Яңа ел белән котлады һәм теләге булганнарны китапханәгә чакырды һәм акциядә катнашырга тәкъдим итте. Ә китапханәгә килүчеләрне анда әкият геройлары Кыш Бабай, Кар Кызы, Белоснежка, Чыршы һәм, әлбәттә, китапханәче каршы алды. Китапханәгә килгән һәркем акция вакытында үзе белән тәмле конфетлар һәм яхшы китаплар һәм күтәренке кәеф алып кайтып китте!

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: